Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума АКШ белән корал киметү килешүен карый


Русия Дәүләт Думасы ябык утырышта АКШ белән стратегик һөҗүм коралларын киметү килешүен ратификацияләү канунын беренче укылышта карый.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров депутатларга канун өлгесен тәкъдим иткәндә килешүне Русиянең кануный мәнфәгатьләрен истә тотып ратификацияләргә чакырды.

Ул шулай ук Русия тышкы эшләр министрлыгына АКШ Сенатының бу килешүне ратификацияләү резолюциясе килеп җиткәнлеген һәм бүген кич аның Дума депутатларына да тапшырылачагын белдерде.

Думадагы коммунитслар һәм Либерал-демократик фирка депутатлары килешүгә каршы тавыш бирәчәкләрен белдерде.
XS
SM
MD
LG