Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ финанс министрлыгы американ ширкәтләренә Иран белән сәүдә мөмкинлеге биргән


The New York Times газеты язуынча, АКШның Финанс департаменты узган ун елда АКШ ширкәтләренә Иран һәм террорны яклаучы саналган башка илләр белән сәүдәне тыючы канунны урап узар өчен 10 меңләп чыгарма ясаган.

Газет язуынча, Крафт Фуд һәм Пепси кебек ширкәтләр һәм АКШның кайбер зур банклары бу чыгармалардан файда күргән.

Күпчелек очракта бу һуманитар таварларны рөхсәт итүче канунга нигезләнеп эшләнгән. Ә кайчак исә тәмәке һәм сагыз кебек таварлар да һуманитар таварлар исемлегенә кертелгән.
XS
SM
MD
LG