Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербурда 70ләп кеше тәртип бозуда гаепләнә


Петербурда 31 декабрь җыелу иреген яклап оештырылган пикетларда кулга алынган 70ләп кешегә административ тәртип бозуда гаепләү белдерелде.

Кулга алынганнарның күбесе яңа ел төнен милициядә үткәрде.

“Башка Русия” фиркасенең Петербур бүлеге җитәкчеләренә каршы җинаять эше ачылган булуы сәбәпле чарада катнаша алмады. Алар урынына урам җыенына хатыннары чыкты.

“Милициядә шартлар шәптән булмаган. Хатынымның җылы киемнәрен тартып алып салкын камерага утыртканнар. Ул башлыгын, шарфын сораган, бирмәгәннәр, алар анда күзләрен дә йома алмаган”, дип сөйләде оппозиция вәкиле Андрей Дмитриев.

Яңа ел төнендә милициядә булганнарга каршы ике гаепләү белдерелгән. Алар тәртип бозу һәм милициягә каршылык күрсәтүдә гаепләнә.

1 гыйнварда мәхкәмә утырышы булды. Әмма гаепләнүчеләрнең күбесе адвокатларны чакыруны таләп итеп утырышны башка көнгә күчерүне таләп иткән. Мәхкәмә утырышы якын көннәрдә үтәчәк.

Бүген Мәскәү мәхкәмәсе 31 декабрь кулга алынган "Теләктәшлек" хәрәкәте рәистәшләренең берсе Борис Немцовны милициягә каршылык күрсәтүдә гаепләп 15 тәүлек төрмәгә хөкем итте.
XS
SM
MD
LG