Татарстан экология министрлыгының еллык утырышында республикада һаваның пычрануы иң кискен проблемалар рәтендә аталды. Русиянең экология министрлыгы белән бергә әзерләнә торган “2013 елгы Универсиада һәм аңа әзерлек вакытында әйләнә-тирә мохитне саклау концепциясе”ндә дә Казандагы һаваның чисталыгына аерым игътибар бирелә.
Экология министры үзенең чыгышында 2010 елда һавага химик матдәләр чыгаруны 5%ка кимеде дип белдерсә дә, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, тагы да нәтиҗәлерәк эшләргә кирәк, диде.
Аның сүзләренчә, үткән 2010 елда Татарстанның эре сәнәгать оешмалары 1 триллион сумлык тауар чыгарган һәм бу әйләнә-тирә мохиткә тәэсир итмичә калмаган. Әмма моның зыянын киметү юллары бар, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Сәнәгать ширкәтләре китергән зыянны киметеп буламы?
Аерым алганда ул, зур сәнәгать ширкәтләре әйләнә-тирә мохитне саклау чараларын күрсен өчен кызыктыргыч чаралар каралырга тиеш, дип белдерде. Ул заманча җиһазлар алу, мохиткә зыян салмый торган программалар куллануны мисал итеп китерде. Мәсәлән, ТАНЕКО нефть эшкәртү корылышы экология программаларына 27 миллиард сум сарыф итә икән.
Рөстәм Миңнеханов: "Әле аны төзи башлаганчы ук, Түбән Камада яшәп булмый дип сөйли башладылар. Әнә Көньяк Кореяда аннан 5 тапкыр зуррак корылыш бар. Анда балалар бакчалары да, җитәкчелек яши торган йортлар да корылыштан 100 метр ераклыкта гына урнашкан. Без корылышны җитди һәм заманча технологияләр белән төзибез, алар зыянны минимумга кадәр киметергә ярдәм итә", дип әйткән.
Менделеевскида яңа химик корылышның төзелә башлау хәбәре андагы халыкны куркыткан иде. Ә инде Совет заманында салынган нефть һәм нефтехимия, машина җитештерү һәм башка эре ширкәтләрнең ни дәрәҗәдә табигатьне саклавы турында мәгълүматлар бөтенләй китерелми.
Кызыл автобуслар һаваны 5%ка чистарткан
Сәнәгатьтән тыш һаваны пычратуга транспорт та зур өлеш кертә. Экология министрлыгы утырышында 2010 елның май аеннан алып октябрь аена кадәр үткәрелгән “Чиста һава” операциясе нәтиҗәләре китерелде. 100гә якын оешмада һәм зур юлларда 7 меңгә якын машина тикшерелгән булган, нәтиҗәдә аларның 23%ында һавага газлар чыгару күләме рөхсәт ителгән нормаларга туры килмәве ачыкланган.
Утырышта президент Рөстәм Миңнеханов: "Бөтен дөнья заманча моторлар һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян китерми торган Евро-5, Евро-6 ягулыгын куллануга күчә, ә без бу хакта сөйләшәбез генә әле", дип белдерде.
Татарстанда әле Евро-4 ягулыгы яңалык буларак иңдерелә. Министрлыкның рәсми хисапларында әйтелгәнчә, Татарстанда Евро-4 стандартына туры килгән ягулыкны куллану арта бара. 2010 елда һавага агулы матдәләрнең 5%ка азрак чыгарылу саны да транспортта шушы төр ягулыкның кертелүе һәм газны чистарту җиһазларының яңартылуы белән бәйле икән.
Казандагы зур кызыл автобуслар Евро-4 стандартларына туры килгән ягулыкта йөри дип саналса да, Татарстан башкаласында һавалар чиста дип әйтеп булмый.
Русия экология министрлыгы белән бергә төзелгән "Казанның 2013 елгы Универсиада һәм аңа әзерлек барышында әйләнә-тирә мохитне саклау концепциясе"ндә транспорт китергән зыянга аерым игътибар бирелгән. Урал фәнни-тикшеренү институты әзерләгән бу документта, Казанда юллар төзелеше бик әкрен бара, машина саны бик зур тизлек белән арта бара, диелә.
Хисапта әйтелгәнчә, әле берничә ел элек Татарстан метеорология хезмәте Казандагы һаваның пычрану дәрәҗәсен “бик югары” дип бәяләгән иде. Машиналар саны һәм бөкеләр күләме елдан-ел арта бара.
Белгечләр юлларны киңрәк төзергә, берничә катлы күперләр салырга, машина агымнарын шәһәр үзәгеннән читкә җибәрү мөмкинлекләрен уйларга тәкъдим итә.
Шулай ук әлеге концепциядә Универсиада төзелеше вакытында да әйләнә-тирә мохиткә зыян килү куркынычы телгә алына. Белгечләр, төзелеш урыннарында машиналарның, төзелеш җиһазларының эшләве, эретеп ябыштыру, буяу вакытында һавага зыянлы матдәләрнең чыгарылуы турында кисәтә.
Парк, агачлар санын арттыру зарур
Барлык белгечләр дә төзелеш эшләре һәм машина санының көннән-көн артуы аркасында килгән зыянны парклар һәм агачлар утырту гына киметә ала дип әйтеп килә.
“Казанның 2013 елгы Универсиада һәм аңа әзерлек барышында әйләнә-тирә мохитне саклау концепциясе”ндә тәкъдим ителгән чаралар арасында Казансу ярларын яшелләндерү, шәһәрдә агачлар утырту кебек гамәлләр дә бар.
Казан шәһәр җитәкчелеге быел бюджетка өстәмә акчалар керсә, шәһәрне төзекләндерү, шул исәптән агачлар утыртуга да сарыф итәргә җыенуы турында белдергән иде. Берничә ел җирле һәм башка төбәк белгечләре Казандагы парк һәм агачларның саны яшеллек нормаларына (55%) туры килмәве турында белдереп килә.