Accessibility links

Кайнар хәбәр

Никита Тихонов адвокаты гаепләү расланмый дип саный


Ике ел элек Мәскәүдә адвокат Станислав Маркелов һәм журналист Анастасия Бабурованы үтерүдә гаепләнүчеләрнең адвокаты Александр Васильев гаепләнүчеләрнең гаебе расланмый дип саный һәм тикшерүчеләрнең башка мөмкин үтерүчеләрне тикшермәвенә гаепләү белдерә.

Мәскәүдә матбугат очрашуында Никита Тихоновның адвокаты Васильев Маркеловның үтерелүен аның журналист Михаил Бекетовка булган һөҗүм, Башкортстанның Благовещен шәһәрендә ОМОНның халыкны күпләп кыйнавы яки чечен эшләре белән шөгыльләнүенә бәйләп тикшерү булмады диде.

“Русский образ” исемле милләтчел оешма әгъзасы Тихонов үтерүдә, Евгения Хасис аңа ярдәм итүдә гаепләнә.

Тиздән алар мәхкамә каршына басачак.
XS
SM
MD
LG