Accessibility links

Мәскәүдә Русия һәм Әфганстан президентлары очрашты


Әфганстан президенты Хәмит Карзаи Мәскәүдә Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашып ике ил арасында икътисадый хезмәттәшлекне ныгыту турында сөйләште.

Тарафлар икътисадый хезмәттәшлек килешүе имзалады һәм ике җитәкче сәүдә бәйләнешләрен киңәйтү турында вәгъдәләште. Килешү турында тәфсиллерәк мәгълумат әлегә бирелми.

Медведев Карзаи сәфәре безнең үзара мөнәсәбәтләрдә яңа сәхифәне ачып җибәрергә тиеш диде.

“Русия безнең якын күршебез Әфганстанны бәйсез, чәчәк атучы, илдә бәйсез рәвештә дистәләрчә ел үсеш тәэмин итә алучы нәтиҗәле дәүләт оешмалары булган ил буларак күрергә тели”, - диде Медведев.

Медведев шулай ук Карзаиның аны Әфганстанга чакыруын да кабул иткәнлеген белдерде.
XS
SM
MD
LG