Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда Кушма Штатлар дипломаты мәхкәмә каршына басачак


Пакстанда Кушма Штатлар консуллыгы хезмәткәре Раймонд Дэвид ике кешене үтерү һәм канунсыз корал йөртүдә гаепләнеп бүген мәхкәмә каршына басачак. Әлеге хәл кичә илнең көнчыгышындагы Лахор шәһәрендә була.

Полиция хәбәр итүенчә, Дэвид аңа машинада булганда һөҗүм иткән ике мотоциклда баручыга ут ачкан. Аларның икесе дә үлгән.

Әлеге хәл вакытында шулай ук Дэвидка ярдәм итәргә теләгән узып баручы да үлгән. Аны АКШ консуллыгы хезмәткәрләрен алып барган машина таптаган.

Дипломат полициягә үз-үзен саклау максатыннан шундый гамәл кылганын белдергән.

АКШ Дәүләт департаменты әлеге вакыйгага Кушма Штатларның Ланхордагы хезмәткәре катнашлыгы барлыгын раслады.
XS
SM
MD
LG