Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Беларустагы активистларга ярдәмне арттыра


Европа комиссиясе алдагы елларда Беларустагы активистларга финанс ярдәмен нык кына арттырырга карар итте.

Бу турыда бүген Варшауда Беларуска донорлык конференциясендә Европа комиссиясе әгъзасы Штефан Фюле игълан итте.

Европа Берлегенең Беларус активистларына ярдәме дүрт мәртәбә диярлек арттырылып дүрт миллионнан 15 ярым миллион еврога җиткереләчәк.

Бу акчалар беренче чиратта Беларустагы хөкүмәттән тыш оешмаларга, бәйсез киңкүләм мәгълумат чараларына һәм хакимият эзәрлекләвеннән зарар күргән студентларга биреләчәк.
XS
SM
MD
LG