Accessibility links

Хәменеи Мисырдагы хәлләрне "ислам күтәрелеше" дип атый


Иранның югары рухи җитәкчесе Аятулла Гали Хәменеи гарәп илләрендәге урам җыеннарын 1979 елда Иранда булган инкыйлабны хәтерләтүче “ислам күтәрелеше” билгеләре дип бәяләде.

Тәһраннан телевидение аша күрсәтелгән җомга вәгазендә Хәменеи гарәп дөньясындагы аның сүзләре белән әйткәндә “ислам азат итү хәрәкәтен” хуплавын белдерде һәм Мисыр белән Тунис халкына дин тирәсендә тупланырга киңәш итте.

Хәменеи Мисыр президенты Хөсни Мөбәрәкне Израил һәм Кушма Штатлар хезмәтчесе дип атады һәм Израилгә ишарәләп Мисыр армиясен игътибарны “сионист дошманга” юнәлтергә чакырды.

Мисырда чуалышлар башланганнан бирле Иран аларны АКШ яклы шаһны бәреп төшергән һәм хакимияткә кадимче исламчыларны китергән Иран ислам инкыйлабының кабатлануы буларак сүрәтләп килә.
XS
SM
MD
LG