Президент Хөсни Мөбәрәк бүген урам җыеннарының 12нче көнендә үзенең икътисад киңәшчеләре белән очрашты. Гыйнварның 25дә башланган протест чараларының илгә 3 миллиард доллардан артык зыян китергәне санап чыгарылган.
Каһирәнең Таһрир мәйданына җыелучылар Мөбәрәкнең президент урыныннан китмичә таралмаячакларын белдерә. Иң зур каршылык чаралары сишәмбе һәм җомга көннәренә билгеләнде.
Әл-Җәзирә телевидениесе үзенең Каһирәдәге бинасына һөҗүм булып, компьютер һәм башка җиһазларының яндырылганын хәбәр итте.
Азатлык радиосының кичә тоткарланган ике хәбәрчесе әле дә иреккә чыгарылмаган. Британ ватандашлары Роберт Тайт белән Габделилә Нуайми Каһирә һава аланына килү белән үк тоткарланды.