Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисыр төрмәләреннән качучылар арасында радикал ислам оешмасы вәкилләре дә бар


Узган ай азагында Мисырда чыккан бәрелешләр вакытында ил төрмәсеннән радикал ислам оешмаларына караган берничә йөз кеше качкан. Бу хакта сишәмбе көнне Мисыр вице-президенты Өмәр Сөләйман белдерде.

Ул качучылар арасында «Әл-Каидә» террор оешмасы һәм башка көч куллануны алга сөргән хәрәкәтләр белән бәйле кешеләр дә булуын ассызыклады. Шуларның берсе – Мисырда теракт әзерләүдә гаепләнгән «Хезболлах» төркеменең танылган вәкиле Сәми Чехаб.

Сишәмбе көнне Гыйрактагы «Әл-Каидә» оешмасы илдә шәригать кануннарын кертү максатыннан җиһад башлау өчен Мисырдагы исламчыларны ил президенты Хөсни Мөбәрәккә каршы протест чараларын кулланырга чакырды.
XS
SM
MD
LG