Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья Мисырдагы хәлләргә мөнәсәбәтен белдерә


Дөнья җәмәгатьчелеге Мисырда президент Хөсни Мөбәрәкнең озак дәвам иткән киңкүләм протест чараларыннан соң хакимияттән китүенә үз мөнәсәбәтен белдерә.

АКШ президенты Барак Обама Мисырдагы хәлләрне “өметләндерүче дип атады. Шул ук вакытта ул Мисырның тагын да демократиягә таба хәрәкәт итәргә тиешлегенә басым ясады.

Британия, Франция, Германия һәм Көнбатышның башка илләре дә шундыйрак белдерүләр белән чыкты.

Русия президенты Дмитрий Медведев Мисырның яңа хакимиятләрен ирекле сайлаулар үткәрергә чакырды һәм Каһирә Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыру эшенә уңай йогынтысын дәвам итсен иде дигән теләген делдерде.

Иран Хөсни Мөбәрәкнең китүен “төбәктә Американың һәм сионизмның җиңелүе” дип хуплап чыкты.

Кытайның рәсми киңкүләм мәгълумат чаралары Мисырда тотрыклылыкның мөһимлегенә басым ясый.
XS
SM
MD
LG