Accessibility links

Мисыр премьеры хокукларны кайтарырга вәгъдә итә


Мисыр премьер-министры Әхмәт Шәфыйк “халыкка хокукларын кайтарырга” һәм коррупциягә каршы көрәшергә вәгъдә итте.

Президент Хөсни Мөбәрәкнең хакимияттән китүеннән соң үткән беренче хөкүмәт утырышы тәмамлангач журналистлар белән очрашуда Шәфыйк хәзер төп максат илдә иминлекне торгызу диде.

Мөбәрәктән хакимиятне үз кулына алган Югары хәрби шура хөкүмәткә үз эшен дәвам итәргә кушты.

Каһирәдә президентның хакимияттән китүен таләп итүче төп чаралар узган Таһрир мәйданы бүген машина хәрәкәте өчен яңадан ачылды.

Хәрбиләр әле дә мәйданда калучы демонстрациячеләрне таралышырга чакыра.

Кичә Югары хәрби шура илне демократия һәм цивиль хакимияткә таба алып барырга вәгъдә итте.
XS
SM
MD
LG