Accessibility links

Кайнар хәбәр

ПАСЕ рәисе Татарстандагы татулыкны тикшерде


ПАСЕ рәисе Мәүлит Чавушоглы Татарстан Дәүләт шурасында истәлеккә язу калдырды, 12 февраль, 2011
ПАСЕ рәисе Мәүлит Чавушоглы Татарстан Дәүләт шурасында истәлеккә язу калдырды, 12 февраль, 2011

Европа Шурасының Парламент мәҗлесе (ПАСЕ) рәисе Мәүлит Чавушоглы Казанда булганда гел уңай белдерүләр ясады, әмма сәяси мәсьәләләргә бәя бирүдән тыелды.


ПАСЕ башлыгы Мәүлит Чавушоглы Казанга рәсми сәфәргә 11-12 февральдә килгән иде.

Ике көндә ул Татарстан президенты белән очрашты, парламентта депутатлар һәм сәяси фирка вәкилләре белән күреште, ислам һәм православ дин әһелләре белән очрашты, Казан федераль университетында студентлар алдына чыгыш ясады.

Сәфәр барышында аны Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин озатып йөрде. Дәүләт Шурасы рәисе Европа Шурасы белән хезмәттәшлек итә. Ул Европа Шурасы каршындагы җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында мәгариф һәм мәдәният комиссиясен дә җитәкли. Европа Шурасы башлангычы белән халыкара җыеннар да үткәрә. Алдагысы җыен 2013 елда планлаштырыла икән һәм җанатарлар хәрәкәтенә багышланырга тиеш.

Бу юлы Европа Шурасы вәкилләре милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр торышын өйрәнә. Бу яктан үрнәк төбәк итеп аларга Татарстанга сәфәрләр оештыралар. Гыйнвар аенда ПАСЕ өчен хисап әзерләүче ике депутат Андреас Гросс һәм Георги Фрунда килеп китте. Хәзер ПАСЕда рәислек иткән Төркия вәкиле Мәүлит Чавушоглы “үрнәк төбәк” белән танышырга килде. Аларның фикере ПАСЕның язгы корылтаенда тәкъдим ителәчәк хисапта чагылырга тиеш.

ПАСЕ башлыгы Мәүлит Чавушоглы белән очрашуда булган депутаталар һәм рәсми кешеләр, Казан, 2011.
Шимбә көнне Дәүләт шурасы бинасында булган депутатлар һәм сәяси фирка вәкилләре белән очрашуда ПАСЕ рәисе Мәүлит Чавушоглы күбесенчә тыңлап торды һәм сорауларга җавап бирде. Әмма шул ук вакытта ул кайбер белдерүләр дә ясарга өлгерде.

Мәсәлән, Чавушоглы Татарстанга ПАСЕ башлыгы булып кына түгел, Төркия сәясәтчесе буларак та килүен әйтте. “Безнең илләр көндәш түгел, ә сәяси мәсьәләләрдә беректәшләр, яхшы сәүдә партнерлары”, диде ул парламенттагы очрашуда.

Аерым алганда ул милләтара һәм динара мәсьәләләрдә ике якның карашлары уртак дип саный. “Татулык урнаштыру турында сүз барганда Татарстанны һәрвакыт яхшы мисал итеп телгә алалар”, дип хәбәр итте Чавушоглы.

Татарстанда демократия торышы

ПАСЕ рәисе күбесенчә милләтара татулык мәсьәләсе белән кызыксынган булса да, ул демократияне үстерү, гадел сайлаулар турындагы сорауларга да җавап бирми булдыра алмады.

Дәүләт Шурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, парламенттагы очрашуда депутат Марат Галеев: “Төбәк башлыкларын турыдан-туры сайлауларга кайту турында тәкъдимегезгә Русия җитәкчелеге нинди җавап бирде?” дип кызыксынган. ПАСЕ рәисе бу сорауга: “Алар моңа тискәре реакция күрсәтмәде”, дип әйткән.
Хафиз Миргалимов

Парламентның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бу сорауга фикерен белдергән. Ул: “Русия демократиясенә әле 20 генә ел, бәхәсле мәсьәләләр бар, әмма Русия әкренләп гадел сайлауларга таба атлап бара, моның өчен чаралар күрелә”, дип әйткән.

Дәүләт Шурасының коммунистлар фракциясе башлыгы Хафиз Миргалимов сайлаулардагы хәрәмләшүләр темасын күтәрмәкче булган, әмма Беларусны яклап бирелгән сорауны гына белдерергә өлгергән.

Хафиз Миргалимов фикеренчә, ПАСЕның карарлары берьяклы, анда иленә карап төрле стандарт кулланалар.

Мәсәлән, Миргалимов ПАСЕның Беларус сайлауларына биргән бәясе белән килешми. “ПАСЕ илнең эчке эшләренә тыкшына, кеше хокуклары дигән булып, дәүләтне җимерергә ярамый бит инде ул” дип белдерде ул “Азатлык”ка.

Сайлаулардагы хәрәмләшүләр турындагы сорауны башка фирка вәкиле биргән. “ПАСЕ рәисе демократия һәм сайлау иреге булырга тиеш дип фәлсәфи җавап кына кайтарды”, диде коммунист депутат Хафиз Миргалимов.

Дүртенче хисап нинди булыр?

1997 елда Русиянең Европа Шурасына кергәннән соң, илнең сүз һәм дин иреген тәэмин итү, демократия институтларын яклау, гадел мәхкәмәнең булуы, үлем җәзасын кулланмау, кеше хокукларын яклау вәгъдәләрен, Европа хартиясен ни дәрәҗәдә үтәгәнен тикшерү тәртибе кертелгән.

Аның өчен ПАСЕ махсус кешеләрне билгели, 2010 елда Русия турында хисап әзерләүче рәсми вәкилләр итеп Андреас Гросс һәм Георги Фрунда расланды. Русия турында хисаплар 1997, 2002, 2004 елларда әзерләнгән булган.

Моңарчы тәкъдим ителгән хисапларда Русиядәге хәлләргә тискәре бәя бирелгән иде, быелгысы нинди булыр – әлегә белеп булмый. Әмма ПАСЕ хисапчылары Андреас Гросс һәм Георги Фрунда, хәзер инде ПАСЕ рәисе Мәүлит Чавушоглы да Татарстандагы милләтара һәи динара татулык турында уңай белдерүләр ясап китте.
XS
SM
MD
LG