Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Мәүлид бәйрәме чаралары үтә


"Ихлас" мәчете
"Ихлас" мәчете

Башкортстанның барлык мәчетләрендә һәм мәхәлләләрендә Мәүлид аена багышланган чаралар башланып китте. Тантаналар ходай йортларында гына түгел, ә зур мәдәният сарайларында да үтәчәк.

Мөэмин мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе булган Мәүлид бәйрәме Башкортстанда соңгы елларда аеруча хөрмәтләп оештырыла. Уфада гына түгел, ә башка шәһәрләрдә һәм районнарда да бу бәйрәмгә алдан ук әзерләнәләр һәм дини гыйбадәтләр белән бергә мәдәни чараларны да оештыралар. Быел да шушы матур гадәткә тугры калдылар.

Мөхәммәт хәзрәт Галләм
Уфада үтәчәк Мәүлид бәйрәме чараларын оештыруга ел саен “Ихлас” мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм ифрат та күп көч сала. Быел да аның тырышлыгы белән бай дини-мәдәни программа әзерләнгән. Аның әйтүенчә, быелгы чараларга Мәскәүдәге танылган композитор Наилә Фатехова җитәкләгән “Мәдинә” исемле рухи-мәдәни иҗат берләшмәсе хоры да килә. “Бәйрәмгә әзерләнгән бай тамашабыз Уфада гына түгел, ә башка шәһәрләрдә дә күрсәтеләчәк”, ди Мөхәммәт хәзрәт.

Мөхәммәт хәзрәт Галләм әйтүенчә, соңгы еллардагы уңай үзгәрешләр нәтиҗәсендә, хәзер Мәүлид бәйрәме чараларын зур мәдәният сарайларында да оештырырга рөхсәт ителә.

“Алай гына да түгел, матур итеп әзерләнгән тамашаларны күп шәһәрләрдә күрсәтү мөмкинлеге дә бар. Мисал өчен, былтыр хәтта Казанга да дини-иҗат сәфәренә бардык. Бу соңгы елларның зур казанышы”, диде Мөхәммәт хәзрәт.
XS
SM
MD
LG