Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондонда Британия һәм Русия тышкы эшләр министрлары очрашты


Лондонда Британия һәм Русия тышкы эшләр министрлары Уильям Һейг белән Сергей Лавров арасында сөйләшүләр үтте.

Очрашудан соң алар журналистларга ике ил башлыклары арасында 1992 елда булдырылган “кайнар элемтәне” заманчалаштырырга килешүләрен белдерде.

Очрашуда шулай ук ике ил арасындагы сәүдә-икътисадый бәйләнешләр һәм халыкара проблемалар – Әфганстан, Иран, гарәп илләрендәге хәлләр дә каралган.

Лавров Иранга карата хәзерге чикләүләр дә җитәрлек дип, Русиянең яңа чикләүләрне хупламаячагын белдерде.

Министрлар британ премьер-министры Дэвид Кэмеронның Мәскәүгә килү мөмкинлеге турында да сөйләшкән. Әмма, Һейг әйтүенчә, сәфәрнең вакыты әлегә билгеләнмәгән.
XS
SM
MD
LG