Accessibility links

Кайнар хәбәр

Упкын өстеннән очучы “КамАЗ” хуҗасыз кала


Дистә елдан артык “Дакар” узышларында катнашып, “КамАЗ” машинасын дөньяга таныткан Владимир Чагин үзенең зур спорттан китүен игълан итте.


Спорт белгечләре Чагинның бу төр спортның иң югары ноктасында торуын әйтә. Аның җиде тапкыр “Дакар” җиңүчесе булуы – моңа дәлил. Зур җиңүләре өчен журналистлар һәм спорт белгечләре аны “ком патшасы” дип тә йөртә.

Чагин җитәкчелегендәге такымның “Дакар”дагы тәүге җиңүе 1996 елда була. Ул вакытта алар Париж-Ульян-Улан-Батор юлыннан узып, “Мастер-Ралли” ярышында дөнья кубогын яулап танылу алган иде.

“Дакар”да дистә елдан артык катнашса да, Чагин быелгы җиңүне иң мөһиме ди. Аның сүзләренчә, бу ярышларда беркайчан да беренче дүрт урын татарстаннарга бирелмәгән. Быел исә, беренчелекне Владимир Чагин, икенче урынны Фирдәвес Кәбиров, өченчелекне Эдуард Николаев, дүртенче урынны Илгизәр һәм Айрат Мәрдиевлар яулады.

Зур спорттан китәр алдыннан, Чагин “Камаз-Мастер” такымы җитәкчесе Семен Якубовка үзен 19 яшендә машина руле артына утырткан өчен, зур спортка юл ачкан өчен рәхмәтләрен белдерде. “Җиңү яулау җиңел түгел. Бу юлда күп тир түгелде, имгәнүләр дә булды”, ди Чагин. Имгәнүләргә килгәндә, 2007 ел Чагин машинасы бер өем ташка килеп кереп капланган иде. Ул вакытта машинадагылар каты җәрәхәтләнгән иде.

Чемпионат.ру сәхифәсенә биргән әңгәмәсендә Якубов киләчәктә Чагинның җиңүләрен арттыра алырлык спортчылар булыр микән дип борчыла. Бу спорт төренең үзәгендә кайнаучы буларак, әлегә ул аны алмаштыра алырдай кешеләрне күрми.

Ярышларда катнашмаса да, Чагин “Камаз-Мастер” такымыннан китәргә ашыкмый. “Алдагы елларда Русиядә машина спортының үсешенә көч куячакмын”, ди ул.

Спорт белгечләре исә, Чагинның яшь спортчылар әзерләү белән шөгыльләнәчәген фаразлый.

XS
SM
MD
LG