Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарга үз мәгарифе кирәк


Республика җитәкчеләренең мәгариф буенча күчмә утырыш үткәрүе - үзе, минемчә, яхшы гамәл. Тик бары да ачыктан-ачык сөйләнгән, проблемнар ачык куелып, аларны шулай ук ачык чишү юллары эзләнгән очракта гына. Әмма, күренүенчә, биредә күз буяу булган: компьютердыр-мазардыр белән алдату һәм алдану. Чын күңелдән тотынып, проблемның төбенә тоз кою булмаган. Ә мин, Миңнехановның имамнар белән киңәшмәсеннән соң, аның турында гел позитив кешедер дип уйлаган идем.

Шунысын гына булса да яңадан кабатлыйк: "Татарстан Русиядә уку-укыту ягыннан 75нче урында". Ә бит сүз алдынгы республика турында бара? Тик бу урын – ниндидер сәер-серле урын. Татар кешесе ничек аңлый моны? Бу Гыйльметдинов карамагындагы түрәләр арасында урлашу чәчкә атканны аңлатмыймы икән?

Әгәр Татарстан университетларында татар теле-әдәбиятыннан да сынаулар булып һәм дә бар сынауларны да уңышлы узып, шушы вузларга зур гына процент укырга керүчеләр булса – менә шул безнең мәгариф системының яхшы эшләве булыр иде. Ул вакыт без, бүгенге Татарстаннан читтә яшәгән татар көрәшчеләре, “Миңнеханов булдыра ул”, дип әйтер идек.

Ә әлегә без шуны гына әйтә алабыз: татар кешесе дөнья йөзендә күренмәгән гамәл кыла, үз акчасына үз балаларыннан үз милләтенә каршы мәдәниятле гражданнар тәрбияли. Татарның бу коточкыч гамәленә бүгенге көнгә бер генә кеше дә каршы чыкканы юк. Ринат Закиров та, Миңтимер Шәймиев тә, Миңнеханов та, башкалар да. Менә ул безнең булдыклы татар элитасы! Маяковский әйтмешли, читайте (башка халыклар), завидуйте.

Татар укытучылары оешмасы төзүгә килсәк, әйтерсез, ул бар бит дип. Мин: “ул сездә юк”, дип әйтергә батырчылык итәр идем. Татар укытучылары оешмасы – зур, булдыклы иҗтимагый оешмага әверелергә тиеш, яисә аны яңадан төзергә кирәк. Бүген, киләчәктә бигрәк тә, халык тормышы иҗтимагый оешмалар аркылы җайланырга тиеш. Кайда да аның сүзе беренче, өстә булырга тиеш. Нәкъ татар укытучылары оешмасы җыенына урыс телле Гыйльметдиновыгыз, Миңнехановыгыз килергә, сезнең алда үзләренең татар мәктәбенә кагылышлы эшләре турында хисап тотарга тиешләр. Ә без, колга әйләндерелгән халык, киресенчә, аларның авызларына карап торабыз. Бу гамәл, бөтенләй килешмәгән гамәл. Бигрәк тә, кайчандыр бөек булган татар халкына.

Ә хәзер тагын бер проблем күтәрик, бүгенгә хыялыйрак күренсә дә. Ул – бәйсез мәгариф системы булдыру турында. Мин аның турында элегрәк тә ишеткәнем бар иде (Мөхәммәт Миначевтан, мәсәлән). Ә хәзер шушы фикерне, шулай ук хыялый формада булса да, Хәлил әфәнде күтәргән. Мин үзем дә бу проблем турында гел уйда. Әйдәгез барыбыз да уйлашыйк, бәлки нидер китереп чыгарырбыз?

Тагын бер проблем. Үз мәгариф системыбыз эшләп киткәнче, татарга дустанә караган илләрдә балаларыбыз өчен гимназияләр ачу мәсьәләсе. Нык кына тырышсак, бәлки Берләшкән милләтләр оешмасы булышлыгы белән димме, ничек тә булса, булдырып булмас микән?

Кадерле Имаметдинов
Уфа шәһәре
XS
SM
MD
LG