Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләр утырган беренче очкыч Триполидән Мәскәүгә килде


Хөкүмәткә каршы каршылык чаралары чолгап алган Либиядән Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ватандашларын чыгара башлады.

Бүген Триполидән Мәскәүгә 4 очкычның беренчесе килде. Алар сишәмбе көнне Либия башкаласына килгән иде. Беренче очкычта барлыгы 118 кеше, алар арасында 6 бала да бар.

Русия рәсмиләре белдерүенчә, Либиядән барлыгы 563 кешене эвакуацияләү кирәк. Алар төрле килешүләр нигезендә Либиядә эшләүче ширкәт вәкилләре һәм Русия дипломатларының гаиләләре.

Кушма Штатлар, Европа Берлеге дәүләтләре, Кытай һәм башка илләр дә Либиядән үз ватандашларын алып кайта.
XS
SM
MD
LG