Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда шартлауда 24 кеше яраланды


Әфганстанның көньягындагы Кандаһар вилаятендә интихарчы бомба шартлатып кимендә 24 кеше яраланды.

Хакимиятләр белдерүенчә, интихарчы Пакстан чигеннән ерак булмаган Спин-Болдак шәһәрендәге базарда бомба шартлаткан.

Зыян күрүчеләр арасында иминлек хезмәтенең 6 һәм полициянең 2 хезмәткәре дә бар.

Соңгы 3 атнада Әфганстанда интихарчылар бомба шартлатканда 100 дән артык кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG