Accessibility links

Кайнар хәбәр

Янукович та хакимият баганасын төзи


Виктор Януковичның президент булып эшли башлавына бер ел тулды. Белгечләр Украинаның элек яуланган демократик кыйммәтләрен югалта баруын әйтә.

Украина президенты Виктор Янукович хакимияткә нәкъ бер ел элек килгән иде. Аның бер еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясау буларак, Киевтагы “Демократия башлангычы” фонды күптән түгел белгечләрдән сораштыру уздырды. Фондның җитәкчесе Ирина Бекешкина сүзләренчә, аларның күбесе Януковичның бар хакимиятне әкренләп “үз итәк астына” җыюын әйткән.

“Янукович хакимият вертикален булдырды. Аның башында президент һәм башкарма хакимияттәге башка җитәкчеләр тора. Хәтта президенттан бәйсез булырга тиешле тармаклар һәм кайбер оешмалар да хәзер аңа буйсына булып чыкты”, ди ул.

Янукович хакимияткә килгәч, прокуратура оппозиция җитәкчесе Юлия Тимошенко һәм аның тарафдарларына төрле гаепләүләр белдереп, җинаять эшләре ачты һәм моның коррупциягә каршы көрәш кампаниясе буларак тәкъдим итте.

Элекке премьер-министр, сайлауда Януковичка көндәш булган Тимошенко дәүләт акчаларын максатчан кулланмауда гаепләнә. Аның хезмәттәше – элекке эчке эшләр министры Юрий Луценко – 45 мең доллар үзләштерүдә гаепләнеп инде төрмәгә ябылды. Аларның икесе дә гаепләрен кире кага. Ә Тимошенко исә Янукович аның тарафдарларын төрмәгә утырту өчен үз вәкаләтен явыз куллана дип саный.

Янукович яңа совет режимын кертмәкче

Узган айда Freedom House оешмасы Украинаны “ирекле” илдән “өлешчә ирекле”гә төшерде. Юлия Тимошенко моны президент эшчәнлегенең нәтиҗәсе дип саный.

“Ирек, гаделлек һәм хокук тигезлегенә өметләнгәннәр инде бернигә дә ышана алмый. Моны инде украин оппозициясе генә түгел, ә бөтен дөнья таный”, ди ул.

Хокук яклаучылар шулай ук хөкүмәтнең массакүләм мәгълүмат чаралары иреген кысуын әйтә. Журналистларны авызлыклавы һәм һөҗүмнәр өчен Украина хөкүмәтен Европа берлеге дә тәнкыйтьли.

Сәясәт белгече Вадим Карасев сүзләренчә, Янукович фикер төрлелегенә балта чабып, “яңа совет” режимын кертмәкче.

Янукович хакимияткә килгәч мәхкәмә системасына да үзгәрешләр кертте. Хәзер ул хөкемдарларны үзе билгели һәм эштән ала. Икътисади реформаларга килгәндә, Бекешкина сүзләренчә, хөкүмәтнең бюджет дефицитын киметү пенсия һәм социаль ташламаларны азайту хисабына хәл ителгән.

Украин мәктәпләре ябыла

Мәскәү тарафлы булган Януковичның президентлыкка килгәч Русия белән аралары тагын да якынайды. Янукович Русиянең Кара диңгез флоты килешүен тагын 25 елга озайтты. Шуңа җавап буларак Мәскәү Украинага газ бәяләрен киметте.

Белгечләр Янукович сәясәттә тулысынча Русиядәге кебек авторитаризм юлын сайлар иде, әмма моңа Тимошенкодан курку комачаулый дип саный. Чөнки 2004 елны Тимошенко оештырган протест чаралары Януковичка идарәгә килергә мөмкинлек бирмәде.

Мәскәү белән мөнәсәбәтләр җылынган бер мәлдә, Украинада милли мәсьәләләргә, ягъни украин теле һәм мәдәниятенә дә игътибар кими.

“Украина бик яшь ил, аңа быел бары 20 ел гына тулачак һәм, әлбәттә, украин тарихын, телен үстерү кирәк иде. Хәзер боларның барысын да кыскарту бара. Инде украин мәктәпләрен ябу һәм башка шуның ише әйберләр тирәсендә шау-шу чыккан иде”, ди сәясәт белгече Вадим Карасев.
XS
SM
MD
LG