Accessibility links

Юлия Тимошенкога соңгы гаепләү белдерелгән


Украинаның элекке премьер-министры Юлия Тимошенкога эш вәкаләтләреннән явызларча куллануда соңгы гаепләү белдерелгән.

Бүген Украина генераль прокуратурасы хәбәр итүенчә, Тимошенкога карата ике җинаять эше ачылган. Аның берсе – Украинаның Киот килешүе нигезендә, экология программаларына алган акчаны максатчан кулланмау, икенчесе арттырылган бәягә меңнәрчә ашыгыч ярдәм машинасын алу.

Пәнҗешәмбе Тимошенко 11 сәгатьтән артык вакытын генераль прокуратурада уздырды. Шуннан соң ул үзенә карата мәхкәмә алды тикшерүләре тәмамлануын хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG