Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британия Каддафига бирелгән дипломат хокукларын үзендә бетерде


Бүген Британия Либия башлыгы Муаммар Каддафига һәм аның гаиләсенә дипломат буларак илдә бирелә торган хокукларны (дипломатический иммунитет) бетерде.

Бу хәл БМО Иминлек шурасы Либиягә каршы чикләүләр керткәннән соң чираттагы адым булды. Чикләүләр Каддафиның җитәкчелектән китүен таләп итүгә юнәлгән.

БМО Иминлек шурасы кабул иткән резолюциядә, аерым алганда, Либиягә корал кертү тыела. Муаммар Каддафиның банк хисаплары туңдырыла аңа һәм аның гаиләсенә чит илләргә юл бикләнәчәк.

БМО Иминлек шурасы шулай ук Халыкара җинаятьләр мәхкәмәсен Либиядәге көч куллануларны тикшерергә һәм полиция, гаскәрләр гади халык белән бәрелешләр вакытында үлгәннәр өчен гаеплеләрне җавапка тартырга чакырды.

АКШ президенты Каддафины ил җитәкчелегеннән китәргә чакырды. БМО да Русия вәкиле Виталий Чуркин Либиядә илне чолгап алучы ватандашлар сугышын бетерү өчен чикләүләрне “кирәкле” дип атады.
XS
SM
MD
LG