Accessibility links

Йәмәндә оппозиция президентка хакимияттән китү планын тапшырды


Йәмәндә оппозиция президент Гали Габдулла Салихка бу ел ахырында хакимияттән китү планын тәкъдим итте.

Оппозиция вәкиле әйтүенчә, бу план шаригать белгечләре җыенында расланган.

Хәзер бу планга Йәмәндә 32 ел хакимлек иткән Салихның җавабын көтәләр.

Йәмәндә президентның хакимияттән китүен таләп итүче урам җыеннары февраль урталарында башланды.

Шуннан бирле полиция белән бәрелешләрдә 19 кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG