Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда бомба шартлаудан тугыз кеше һәлак булды


Пакстанның төньяк-көнбатышында бомба шартлап тугыз кешене үтерде, утыздан артык кешене яралады.

Бомба Нәүшүрә шәһәре мәчете янында җомга намазыннан соң фәкыйрьләргә азык таратылган урында шартлатылган.

Пакстанның төньяк-көнбатышында соңгы елларда экстремистларның дистәләрчә һөҗүме булды.
XS
SM
MD
LG