Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан югары мәхкәмәсе Мортазинны иректә калдырды


Ирек Мортазин
Ирек Мортазин
Бүген Татарстан югары мәхкәмәсе, вакытыннан алда азат ителгән, Ирек Мортазинга карата Менделеевски прокуратурасы биргән шикаятен карап, аны иректә калдыру карары чыгарды.

Прокуратура Менделеевски районы мәхкәмәсенең 2011 елның 31 гыйнварында вакытыннан элек шартлы рәвештә Мортазинны иреккә чыгаруын дөрес түгел дип санаган иде.

Мортазин сүзләренчә, бүген булган мәхкәмә дә аңа карата карарны уңай чыгаруында шиге булган.

Казанның Киров район мәхкәмәсеннән башланган бөтен карарлар да сәясәтләшкән, ди Мортазин.

Татарстанның экс-президентының элекке сүзчесе Мортазинны Киров район мәхкәмәсе “яла ягу” һәм “хакимият” дип аталган социаль төркемгә нәфрәт уятуда” гаепләп 1 ел 9 айга колония-яшәүлеккә (поселения) ябу карары чыгарган иде.
XS
SM
MD
LG