Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безнең гәҗит”тә балыкчылар көне


“Безнең гаиләгә дә килде ул афәт”, ди “Безнең гәҗит”нең соңгы санында ире уен автоматы ятьмәсенә эләккән ханым. “Алтын балык” тотарга теләүчеләрдән тыш гади балыкчыларның да пошаманга төшүләре хәбәр ителә газетның соңгы санында.


“Безнең гәҗит”нең беренче битендә үк “Ирем акчаны җилгә очыра” дигән баш исем игътибарны җәлеп итә. Монда сүз уен автоматының татар гаиләсенә китергән зыяны турында бара.

Түбән Камада ир кеше уен автоматлары колына әйләнә

“Безнең гаиләгә дә килде ул афәт. Күпме аңлатуларга карамастан, ирем шунда йөри. Башта үзебезнең шәһәрдән Кама Аланына барды. Анда бетерелгәч, уен автоматлары шәһәребездә кабат калкып чыкты. Ябыла бара – ачыла тора. Ничек шуны тамырыннан корытып бетереп булмый икән соң? Милиция органнары, хакимият нәрсә карый?”, дип яза Түбән Камадан исеме күрсәтелмәгән 40 яшьлек ханым.

Күрәбез – халык әле хокук сакчыларын “полиция” дип әйтергә ияләшмәгән, яки аларга “милиция” күбрәк ошыйдыр, монысы безгә мәгълүм түгел. “Безнең гәҗит” әлеге хат авторына ярдәм йөзеннән психолог Ләлә Бәхрәмшинага мөрәҗәгать итә һәм аның киңәшләре газетта басыла.

“Әгәр кеше вакыты-вакыты белән азартка кереп китә, уйный икән, бу – нормаль күренеш. Ләкин ул якын-тирәдәгеләргә материаль, рухи зыян салу исәбенә башкарылса, димәк, бу инде патология. Беренче эш итеп, әлеге мәсьәләнең сәбәбен ачыкларга кирәк. Бәлки, ирнең холкы ук шундыйдыр”, ди психолог Ләлә Бәхрәмшина. Аның тулы җавабын “Безнең гәҗит”нең 4нче битендә табарга була.
Уен автоматлары


Газет “полиция” түгел, “милиция” ди...

Әлеге санда уен автоматы ятьмәсенә эләккән кешегә киңәшләр бирүдән тыш, газет хәбәрчеләре бу проблемны төрле яклап өйрәнергә тырыша. Эзләнү, тикшерү нәтиҗәсе буларак “Җил куучылар һәм алдаучылар” язмасы барлыкка килә.

“Кыскасы, милиция булдыра алганча аларга каршы көрәш алып бара, ләкин җитәрлек булдырмый. Чөнки уен автоматлары энә түгел һәм аларны эзләп табып юк итү дә шулкадәр кыен эш түгел кебек. Хәтта журналистның да бер төн эчендә дүрт-биш уен салонын эзләп табып уйнап караганны, аларны органнарның гына ачыклый алмавына ышанасы килми”, дип тәмамлый газет уен автоматларына багышланган 5нче битне. Игътибар итсәгез, “Безнең гәҗит” әле “полиция” дип әйтергә ашыкмый.

Балыкчылар акча түли башларга мөмкин

Кайберәүләр уен автоматларында уйнаучыларны “алтын балык” тотарга теләүчеләр белән чагыштыра. Бүген исә балык тотучылар өчен дә тынгысыз көннәр башланган. Газетның мөхәррире Илфат Фәйзрахманов белдергәнчә, аңа Арча районындагы танышы Фәрит абый шалтыратып, балык тотучыларның пошаманда булуларын хәбәр иткән.

Балык тоту түләүле булачак икән дигән сүзгә Илфат әфәнде, әлегә барлык сулыклар өчен түгел дип ышандыралар, ди.
XS
SM
MD
LG