Accessibility links

Кайнар хәбәр

Меңнәрчә качак Сүриядән Төркиягә килә


Төркия хакимияте, тәртипсезлекләр чолгап алган күршедәге Сүриядән килүче качаклар саны артканнан-арта бара, дип белдерә.

Төркия мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Сүрия качаклары саны берничә меңгә җитә. Алар өчен Сүрия чиге янында булган Хатай вилаятендә чатырлар бистәсе корылган. Анда азык-төлек, су һәм медицина кирәк-яраклары белән тәэмин итү булдырылган.

Төркия хакимияте Сүрияне каршылык чараларын бастыруны туктатырга һәм чит ил журналистларына илгә керергә рөхсәт бирергә чакырды.

Узган атнада Сүрия җитәкчелегенә сәяси һәм икътисади реформалар үткәрүдә киңәш бирү өчен Төркиядән махсус төркем киткән иде.
XS
SM
MD
LG