Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан филармониясендә кабат каршылыклар башланды


Башкортстан филармониясе
Башкортстан филармониясе

Башкортстан телевидениесе мөдире Гүзәл Ибраһимова һәм телевидение хезмәткәрләре арасында барган тарткалаш аның урыныннан алынуы белән тәмамланды. Филармониядә дә каршылыклар башланды.

Дүрт ай элек филармония җитәкчелеге һәм артистлар арасындагы каршылыклар нәтиҗәсендә филармония җитәкчелеге яңартылган иде. Инде килеп, яңа җитәкче – Рәсүл Карабулатовка каршы хәрәкәт башланды.

Бер төркем артистлар республика президенты Рөстәм Хәмитовка мөрәҗәгать күндерде. Ул мөрәҗәгатьтә Рәсүл Карабулатов вазифасына килүе белән кадрларны үзгәртә башлавы, күп кенә кешеләрне эштән кууы, аларның урынына үз кешеләрен куюы әйтелгән. Филармония җитәкчесе урынбасары итеп Фәйзи Гаскәров исемендәге бию ансамблендә идән юучы булып эшләгән кешене билгеләве, баш хисапчы итеп дүрт ай эшләгән тәҗрибәсез кешене куюы, иҗади эшләргә мөмкинчелекләр калмавы бәян ителгән.

Халык җырчысы Вахит Хызыров аена 11 мең сум хезмәт хакы алган бер вакытта, Рәсүл Карабулатовның машина йөртүчесе 25 мең сум хезмәт хакы алуы ассызыклана. Ачык хат Карабулатов җитәкләгән чорда аның үз мәнфәгатендә генә тырышуы нәтиҗәсендә филармония эшчәнлеге түбән тәгәрәвенә борчылу белдерелгән һәм республика президентының әлеге хәлләргә кысылуы соралган.
XS
SM
MD
LG