Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда сугыш ветераннары хөрмәтләнә


Бәйрәм чараларыннан күренеш (архив)
Бәйрәм чараларыннан күренеш (архив)

Башкортстанда Икенче дөнья сугышында Җиңүнең 66 еллыгына багышланган чаралар бу атна башында ук башланып китте. Төп тантана 6 май көнне Уфада үтте.

Уфаның “Конгресс-холл” бинасында 6 май көнне Җиңү бәйрәменә багышланган зур концерт күрсәтелде. Анда ветераннарны котларга республика президенты Рөстәм Хәмитов, Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев, хөкүмәт әгъзалары да килде. Рөстәм Хәмитов үз чыгышында ветараннарны бәйрәм белән ихлас котлады һәм аларга һәртөрле ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкләрен ышандырды.

Бәйрәм чаралары башка урыннарда да дәвам итә. Уфа шәһәр мәдәният сараенда да башкала мэриясе тарафыннан оештырылган зур кичә-концерт булды. Анда сугыш һәм хезмәт ветераннары чакырулы иде. Өлкәннәргә күчтәнәчләр дә тапшырылды.

7 май көнне Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында да ветераннар өчен матур концерт күрсәтелә. Уфадагы Офицерлар йортында да ветераннарны хөрмәтләү чарасы оештырыла.

Шулай да Җиңү бәйрәменең иң югары ноктасы, һәр елдагыча, 9 майга туры киләчәк. Уфада бу бәйрәм чаралары быел да иртәнге якта Җиңү паркында башланып китә. Анда республиканың барлык югары җитәкчеләре дә киләчәге мәгълүм. Алар башта Советлар Берлеге батырлары Александр Матросов белән Миңнегали Гобәйдуллинның һәйкәлләренә һәм Муса Гәрәев каберенә чәчәкләр сала һәм ветераннарны котлау тантанасында катнаша.

Берничә урында сәнгать осталарының мәдәни программасы барса, башка бер урында солдат кухнясы эшләячәк, бирегә килүчеләрне солдат боткасы һәм ветераннарны, гадәттәгечә, “фронтовой” 100 грамм белән дә сыйлау каралган.

Көн дәвамында бәйрәм чаралары Уфаның барлык районнарында, паркларында һәм зур мәйданнарында дәвам итәчәк. Кичен исә Уфаның Мәҗит Гафури паркы янында бәйрәм салюты да була.
XS
SM
MD
LG