Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмән полициясе демонстрантларга каршы янә көч кулланды


Йәмәннең көньягындагы Таиз шәһәрендә полиция демонстрантларны көч кулланып куып тараткан вакытта кимендә бер кеше үлгән, дистәләрчә кеше яраланган.

Демонстрантлар шәһәрдәге үзәк урамны ябарга тырышканда полиция аларга каршы чыккан. Узган көн шунда ук булган бәрелешләр вакытында оппозиция яклы ике кеше үтерелде.

Йәмәндәге башка шәһәрләрдә дә хөкүмәткә каршы демонстрацияләр дәвам итә. Алар президент Гали Абдулла Салихның җитәкчелектән китүен таләп итә.

Салих Фарсы култыгы дәүләтләре тәкъдим иткән һәм оппозиция хуплаган хакимиятне тапшыру планын кире кага.
XS
SM
MD
LG