Accessibility links

Кайнар хәбәр

Махачкаладагы шартлауда ике полиция хезмәткәре үлде


Бүген Махачкалада интихарчы бомба шартлату нәтиҗәсендә ике полиция хезмәткәре үлде.

Хокук саклау хезмәткәрләре бер ир кешене документларын тикшерү өчен туктаткач, ул бомба шартлаткан.

Шартлау нәтиҗәсендә янәшәдә торган машиналарга зыян килгән. Шулай ук анда яшәүчеләргә дә зыян килгән дигән хәбәрләр бар.

Шартлау булган урын әйләндереп алынган, тикшерүчеләр эшли.
XS
SM
MD
LG