Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вашинтонда АКШ президенты Обама һәм Израил премьеры Нетаньяһу очраша


Вашингтонда АКШ президенты Барак Обама һәм Израил премьеры Биньямин Нетаньяһу очраша. Сөйләшүләр Якын Көнчыыгыштагы вазгыятьне җайга салу турында барачак.

Израил фәлестиннәр белән низагны чишү өчен 1967 елгы сугышка кадәр булган чикләргә кайту мөмкинлеген кире какты. Кичә бу турыда үз чыгышында Обама әйткән иде.

Нетаньяһу яһүдләр күпләп яшәгән авыл-шәһәрләр 1967 елга кадәр булган чикләрнең ары ягында калачак, диде. Бүгенге көндә Израилнең 1967 елда алты көнлек сугыш нәтиҗәсендә яулап алган Үрдүннең көнбатыш яры җирләрендә 300 меңләп яһүд яши, дип исәпләнә.

“Вашингтонга киткән Нетаньяһу Обамадан фәлестин качаклары проблемасын фәлестин җирләре кысаларында хәл итү мөмкинлеге турында сүзләр ишетергә өмет итә”, диде Израил тышкы эшләр министры Йигал Палмор.
XS
SM
MD
LG