Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстандагы итальян ныгытмасына һөҗүм булды


Әфганстанның көнбатышындагы Һират шәһәрендә кораллы сугышчылар вилаяттә иминлек тәэмин итүче һәм икътисадны торгызырга ярдәм итүче “төзекләндерү төркеме” дип аталган итальян ныгытмасына һөҗүм итте. Кимендә биш кеше һәлак булды, утызлап кеше яраланды.

Ике интиһарчы әлеге ныгытмага кергән җирдә бомба шартлаткан. Шуннан соң кораллы сугышчылар ныгытмага ут ачкан. Ике яктан атышлар вакытында биш итальян хәрбие яраланды.

“Төзекләндерү төркеме” Әфганстанның 28 вилаятендә бар. Һираттагы эшләргә Италия җитәкчелек итә.
XS
SM
MD
LG