Хәбәр итүебезчә, бер төркем мөселман яшьләре тикшерү бүлегенең террорчылыкка каршы тору үзәге тарафыннан тикшерелә.
Соңгы тентүләр һәм сорау алулар 23 май узган иде. Чираттагы сорау алулар 30 майга билгеләнгән булган. Ләкин аңа бару урынына хатын-кызлар республика прокуратурасына таләпләрен тапшырдылар. Анда террорчылыкка каршы тору үзәгендә канун бозып сорау алулар үткәрүләре, куркыту-янаулары сәбәпле, сорау алуларны башка урында үткәрү соралган. Прокуратура хезмәткәрләре аларга бу таләпләрен тикшерү өчен кабат террорчылыкка каршы тору үзәгенә җибәреләчәген ирештергәннәр.
Без чарада катнашкан берничә кеше фикерен белештек.
Лилия Шакирова: “Мин дүрт бала анасы. Бездә дә тентү үткәреп, мине сорау алу бүлегендә тоттылар. Канун бозып сорау алулар, куркыту-янаулардан соң мин анда бару урынына прокуратурага мөрәҗәгать итәргә булдым”.
Таһир Миңлебаев: “Минем фатирда да тентүләр узды. Тентү үткәрүчеләр документларын күрсәтмәде. Хатыным Эльмира Миңлебаеваның бу хәлләрдән көмәне төшә язу сәбәпле, ашыгыч ярдәм машинасы чакырырга туры килде. Үземне тикшерү бүлегендә дүрт сәгать тотып чыгардылар. Миннән хатынымны террорчылыкта гаепләнгән документларга кул куюымны таләп иттеләр, мине көчләү белән янадылар.”