Accessibility links

Кайнар хәбәр

Политковскаяны үтерүдә гаепләнгән Мәхмүдов Мәскәүгә китерелде


Журналист Анна Политковскаяны үтерүдә гаепләнеп бүген Чечняда кулга алынган Рөстәм Мәхмүдов Мәскәүгә китерелде.

“Новая газета” хәбәрчесе Политковскаяга һөҗүм итүчене кулга алуны Русиянең Тикшерү комитеты да раслады.

Анна Политковская 2006 елның 7 октябрендә Мәскәүдә үз өенә кергәндә үтерелде. Һөҗүмнең сәбәбе аның журналистик эшчәнлеге, дип бәяләнә.
XS
SM
MD
LG