Accessibility links

Кайнар хәбәр

Серб генералы Ратко Младич Һааг трибуналына тапшырылды (видео)


Младич Һааг трибуналына тапшырылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:01 0:00
йөкләү

31 май көнне Сербия полициясе Босния сербларының элекке гаскәр башлыгы Ратко Младичны Һааг трибуналына тапшырды.

Белград мәхкәмәсе Босния серблары генералы Ратко Младичны Һаагтагы халыкара трибуналга тапшыру турында карар кабул итте.

Белград мәхкәмәсе Младичның ярлыкау сорап юллаган мөрәҗәгатен кире какты. Аның адвокаты генералның сәламәтлеге начар булуына дәлилләр китереп Младичны мәхкәмә урынына хастаханәгә салуга ирешергә тели иде.

Сишәмбе иртән хакимиятләр Младичка 1994 елда үзенә кул салган кызының каберенә барып кайтырга рөхсәт иткән.

Младич Босниядә 90нчы елларда булган сугышта геноцид һәм кешечелеккә каршы җинаятьләрдә гаепләнә.
XS
SM
MD
LG