Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия корал саклагычында шартлаулар. Халык читкә чыгарыла


Янгын сәбәпле бер артиллерия тубының шартлавы Русиядәге икенче бер хәрби ныгытмада да башка снарядларның шартлый башлавына китерде. Удмуртиянең Пугачево авылы янында урнашкан 86696 санлы хәрби бүлектә җомгага каршы төн уртасында янгын чыккан, дип хәбәр итте республиканың гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле. Шартлаулар шуннан соң башланган.

Пугачево авылы Татарстан белән чик буендарак урнашкан, ул Әгерҗедән берничә чакрым гына ераклыкта ята.

Ара-тирә шартлаулар бертуктаусыз дәвам итә, ныгытмадагы гаскәриләр имин урынга күчерелде, ул тирәдән гади халыкны да чыгару башланды дип белдерде Удмуртия министрлыгы вәкиле. Аларның саны берничә дистә меңгә җитә дип хәбәр ителә. Башта күчерелгән халык арасында Әгерҗедә дә яшәүчеләр дә бар иде, әмма соңрак аларга кире өйләренә кайту рөхсәт ителгән.

Урындагы вәзгыятне белү өчен Әгерҗегә Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков, гадәттән тыш хәлләр министры Рәфис Хәбибуллин килде.

Шартлау сәбәпле Пугачево яныннан гына узган Әгерҗе-Ижау тимер юлында хәрәкәт туктатылды.

Узган атнада нәкъ шундый ук шартлаулар Башкортстанның Иглин районындагы Урман авылында да булган иде. Алар берничә көн дәвам итте һәм анадагы торак йортларга зур зыян китерде.

РИА-Новости вилеосы
XS
SM
MD
LG