Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил гаскәрләре Сүрия чигендә хәрби уяулык хәленә күчерелде


Израил гаскәрләре Голан калкулыкларындагы Сүрия чигендә хәрби уяулык хәленә күчерелде.

Израил хөкүмәте Сүриянең кичә ике ил чигендәге бәрелешләрдә 23 фәлестин активистының һәлак булуы турында әйткәннәрен кире какты һәм яндыргыч шешәләрдән ун кешенең яраланганлыгын белдерде. Израил хөкүмәте ул шешәләрне фәлестиннәр үзләре аткан диде.

Сүрия хакимиятләре әйтүенчә, 1967 елгы Алты көнлек сугыш башлануны искә алу өчен Голан калкулыкларына җыелган Фәлестин яклы демонстрациячеләргә Израил хәрбиләре ут ачкан.
XS
SM
MD
LG