Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каддафи көчләре Мисуратага яңа һөҗүм башлады


Либиядә Мөәммәр Каддафи көчләре гыйсъянчылар кулындагы Мисурата шәһәренә яңа һөҗүм башлады.

Гыйсъянчылар әйтүенчә, илнең көнбатышындагы әлеге зур шәһәр өчен бәрелешләрдә кимендә 12 кеше һәлак булган.

Узган өч айда Мисурата бәрелешләрендә йөзләрчә кеше, шул исәптән күпсанлы тыныч халык һәлак булды.

Узган төндә НАТО очкычлары Либия башкаласы Триполига берничә бомба ташлады.
XS
SM
MD
LG