Accessibility links

Казакъстан Кытай атом станцияләренә ягулык бирәчәк


Нурсолтан Назарбаев (с) һәм Һу Цзиньтао
Нурсолтан Назарбаев (с) һәм Һу Цзиньтао
Казакъстан быел ук Кытайдагы атом электр станцияләренә ягулык җибәрә башлаячак. Бу хакта Астанада Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев, Кытай җитәкчесе Һу Цзиньтао белән сөйләшүләрдән соң, әйтте.

Әлеге очрашуда ике илнең нефть һәм газ ширкәтләренең хезмәттәшлеге турында да килешенде. Казакъстанга Кытай акчасы юаньда кредит бирү тәкъдиме дә ясалды. Моңа кадәр Кытайның экспорт-импорт банкы Астанага кредитны долларларда бирә иде.

Кытай халык республикасы рәисе һәм илнең рәсмиләре өч көнлек сәфәр белән Астанага килде. Һу Цзиньтао сишәмбе Астанада ачылачак Шанхай оешмасы хезмәттәшлеге саммитында да катнашыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG