Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үги милләт, яхут “нетитульная нация”


Казанда татар теленә каршы, урыс телен яклап үткән чара күренеше
Казанда татар теленә каршы, урыс телен яклап үткән чара күренеше
9 июньдә, кичке сәгать җидедә Русиянең Украинадагы илчелеге “Россотрудничество” белән берлектә Киев каласының Чайковский исемендәге музыкаль академия бинасында “Русия көне”нә багышланган тантаналы концерт үткәрде.

Миңа да шул тантанада булырга туры килде. Керү чакыру белән генә, шуңа дусларым бер җитәкче кешенең билетын миңа тоттырдылар. Яхшы урында утырам, залда бик эссе; Русия белән нинди дә булса бәйләнеше булганнар җыелган иде монда, руслар гына түгел.

Алып баручы котлау сүзләре әйтте, башта украинча, аннары русча. Шуннан соң Русиянең Украинадагы илчесе Михаил Зурабов чыгып матур гына безне тәбрикләде, Советлар Берлеге тарихын, нәрсә ул бәйсезлек, Русиянең бәйсезлек көнен ничек дөрес аңларга икәнен аңлата башлады.

Халык һәм минем уң якта утырган олы яшьтәге татар апалары да аның ике сүзе саен кул чаба, ә мин әкерен генә изрәп йокыга китәрдәй булып утырам. “Никому не секрет что в СССР и постсоветском пространстве было две титульные нации: это русские и украинцы......и мы знаем что...” Тукта, нәрсә диде бу? Минем бөтен изрәүләр юкка чыкты. Әле һаман шул “титуллы нация” булганнарын исбатлап маташа! Халык һәм минем уң якта утырган олы яшьтәге татар апалары әле дә аның ике сүзе саен кул чабалар, берни дә аңламыйча. Синең белән риза түгел мин Михаил Зурабов!

Мин сабыр гына утырам, тик шулчак әти-әни искә төште, дәү әти дәү-әниләр, бертуганнарым, 90нчы еллар... Дәү әтиләрем сугышта булган, яраланганнар, батырлар. Мин кечкенә һәм әнидән сорыйм: “Әни, кайчан эш хакын түлиләр, кайчан акча була, кайчан алабыз шуны, кайчан монда барабыз?”. “Белмим улым”, ди әни. “Ә безнең акчалар кая китте?” дип сорыйм. “Яндылар, улым,” ди. “Яндылар? Ничек инде яндылар? Ә белдем! Көн-төн радиодан Чечен сугышы турында сөйлиләр, шунда янгандыр, анда бит көн дә ут, бомбалар, кәгазь акча гына түгел меңәрләгән кешеләр дә яна анда”, ди сабый акылы. “Ташламаслар безне, онытмаслар безне”, ди әни. “Кемнәр ташламас? дип сорыйм. “Хөкүмәттәге абыйлар, улым, акча да булыр, кибеттә әйберләр дә”.

“Титульный нация” безне ташламасмы? Ул инде безне ташлады. Их әни.. Әти, дәү әти-әниләрем! Көн-төн “ил өчен” дип чабып йөрдегез! Ә сез беркем дә булмагансыз икән. Кем генә булсагыз да, сезне беркемгә дә санамаганнар икән, “титульный нация” түгел инде барыбер.

Тордым да чыгып киттем. Ишек төбендә, баскычларда халык күп җыелган икән. Нигәдер шунда “халык – сарык” дип уйлап куйдым. Аларны ера-ера саф һавага чыктым.

Эльмира Исрафилова әйткән сүзләр монда бернәрсә дә түгел: ул монда үз ягын, халкын яклап әйткән, бүтәннәрне кимсетмичә генә. Җәмәгать эшлеклесе, журналистның аңа да хакы юк, диярсез. Ил эшлеклесенең, илченең моңа хакы бармы?

Бөтен кәефем бетте шушы вакыйгадан соң. Ләкин төшенкелеккә бирелергә ярамый. Вакыты ул түгел. Артын-алдын уйлап, киңәшләшеп эшләргә, сабыр итәргә, фетнәләргә бирелмичә уку-укыту эшләрен, иманыбызны ныгытырга кирәк. Аллаһы Тәгалә бу дөньяда да, ахирәттә дә дәрәҗәләребезне күтәрсен.

Әбдерахман Хәмидуллин
Киев каласы, Украина
XS
SM
MD
LG