Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар Нидерланд парламентының Магнитский эшенә карарын хуплый


Сергей Магнитский
Сергей Магнитский
Русия хокук яклаучылары Нидерланд парламентының Сергей Магнитский эше белән бәйләнештә булган түрәләргә карата чикләүләр кертү карарын хуплый.

Нидерланд парламенты Hermitage Capital фонды юристы Сергей Магнитскийның Мәскәүдә тикшерү барганда ябылу урынында үлүе белән бәйләнештә булган дәүләт хезмәтендәге түрәләрне чит илләргә кертмәү һәм хисапларын туңдыру карарын бертавыштан кабул итте.

Һолландия депутатлары хөкүмәтләрен, АКШ Конгрессы һәм Европа парламенты теләген хуплап, Магнитский үлеменә җаваплыларны җәзага тарттырырга чакыра.

Салым түләмәүдә гаепләнеп кулга алынган Магнитский 2009 елның ноябрендә тикшерү барганда ябылу урынында, рәсми белдерүләргә караганда йөрәк авыруыннан, үлгән иде.
XS
SM
MD
LG