Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан автоюллары Кытайга илтә


Европа-Көнбатыш Кытай машина юлы Татарстан аша шушы маршруттан узачак
Европа-Көнбатыш Кытай машина юлы Татарстан аша шушы маршруттан узачак

“Европа-Көнбатыш Кытай” транспорт юлын төзү проекты Татарстанда тулы көченә гамәлгә ашырыла. Гомум озынлыгы 8 мең ярым булган яңа “Ефәк юлы”ның 300 километрга якын өлеше Татарстан аша узачак.


Русиядә “II Ефәк Юлы” проекты дип аталып йөртелүче "Европа-Көнбатыш Кытай" транспорт коридоры турында күптәннән сөйләшенсә дә, трассаның Русия өлешендә әлегә эшләр башланмаган.

Ә менә халыкара юлның Татарстанга туры килгән Шәле-Баулы өлешендә эшләр инде 1998 елдан бирле бара. Бу турыда Русия транспорт министры урынбасары Андрей Недосеков белдерде.

Аның сүзләренчә, Европаны Кытайга тоташтыручы юл Петербурдан башланып, Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород, Казан, Оренбур аша Казакъстанга чыгачак. Ә аннан инде Кытайга багланачак.

Русиянең проекты бар маршруты юк

Русия түрәсе сүзләренчә, транспорт коридорының Русиядәге төгәл маршруты әлегә билгеләнмәгән. Шунысы гаҗәп: Русиядә бу транспорт юлын төзү өчен әле аның җәлеп итүчәнлеген билгеләү максатыннан, халыкара экспертларны барлау эше генә алып барыла икән. Шулай булгач, төзелешне тәмамлау турында әле уйларга гына кала.

Ә менә Казакъстанда бу эш инде күптән башкарылган һәм Дөнья, Евразия, Азия банкларыннан 5 миллиард доллардан артык инвестицияләрне әлеге юл төзелешенә җәлеп иткәннәр.

Казакъстан төзелеше тәмамланып килә

Һәм әйтергә кирәк Казакъстанда “Ефәк Юлын” төзү эшләре яхшы бара. Алай гына да түгел – казакълар бу юлның үзләренә туры килгән өлешен 2012 елда тәмамларга да планлаштыра.

Трассаның 3,5 мең километры – Кытайдан, 2,2 мең километры – Русиядән һәм 2,8 мең километры Казакъстаннан узачагын күз алдында тотканда, Казакъстанда бу эшләрнең тиешенчә оештырылган булуы аңлашыла.

Татарстанда юл төзелеше инде башланган

Европа-Көнбатыш Кытай транспорт коридорын төзүдә Казакъстаннан Татарстан да калышмый. Хәзерге көнгә трассаның Шәле-Саескан тавы арасындагы 40 километрлык өлеше тәмамланган. Ә Алексеевски-Әлмәт арасында юл төзелеше бүгенге көндә дәвам итә.

2006 елдан башлап, әлеге проектка Русиядә беренче мәртәбә шәхси ширкәт тә җәлеп ителә. Шәле-Баулы арасындагы машина юлының алга таба түләүле булачагы әйтелә.

Халыкара автоюл бәрәкәтле

Трансконтиненталь машина юлын 2018 елда төзеп бетерү планлаштырыла. Аның чыгымнары үзен 20 елдан соң аклаячак. Белгечләр фикеренчә, проектны тормышка ашыру, трасса үтәчәк төбәкләрдә, эчке регион продуктын – 7%ка, ваклап сату тауар әйләнешен 6,5%ка арттырачак. Моның белән беррәттән кече һәм урта бизнес үсешенә һәм халыкның эш белән тәэмин ителешенә уңай йогынты ясаячак.

Шулай итеп моннан мең ел элек Азиядән Европага сәүдә кәрваннары узган юлдан, хәзер инде заманча техникалар ярдәмендә илләр арасында сәүдә-мәдәният элемтәләре урнаштырылачак.
XS
SM
MD
LG