Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге финанс министрлары бурычтан чыгу юлын тикшерә


Брюссельдә Европа Берлегенең финанс министрларының бюджет дефициты белән бәйле проблемнарны һәм Европа валютасын ныгытуны хәл итү өчен очрашуы уза. Италия бүген кискен бюджет дефициты алдында.

Бүген халыкара базарда евроның төшүе күзәтелә. Финляндия финанс министры Ютта Урпилайнен хәзерге вәзгыятьне “бик җитди” дип белдерде.

Европа Комиссиясенең икътисад мәсьәләләре вәкиле Олли Рен, евроны тотрыклы итү өчен кирәкле чаралар күреләчәген әйтте.

Италия финанс министры Джулио Тремонти, катгый экономия чараларын әзерләү өчен Римга кайтырга кирәклеген әйтеп, сөйләшүләрдән китеп барды.
XS
SM
MD
LG