Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Гыйрактан илдәге американ хәрбиләре язмышын тизрәк хәл итүне сорый


АКШ Гыйрактан, илдә американ хәрбиләрен калдыру мәсьәләсен, тизрәк хәл итүне сорады. 31 декабрьгә бөтен хәрби бүлекләр дә Гыйрактан чыгарылырга тиеш.

Дүшәмбе көнне Багдадта АКШ хәрби көчләренең берләшкән комитеты башлыгы адмирал Майк Маллен әлеге мәсьәлә турында сөйләште.

Элгәре Вашингтон Гыйрак иминлек хезмәткәрләре әзерләү максаты белән ун мең хәрбиен калдырырга тәкъдим итте. Багдад әлеге мәсьәләдә җавапны 23 июльгә кадәр бирергә вәгъдә итсә дә, әлегә карар кичектерелә.
XS
SM
MD
LG