Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама бурыч киртәсе канунын имзалады


Барак Обама
Барак Обама

АКШта хөкүмәтнең бурыч киртәсен күтәрү карары, президент Барак Обама имзалаганнан соң, гамәлгә керде.

Аңа кадәр күпчелекне демократлар тәшкил иткән Сенатта 74 сенатор бу карарны яклап, 26-сы каршы тавыш бирде. Хуплау өчен кимендә 60 тавыш зарур иде.

Озын-озак сатулашулардан соң дүшәмбе көнне карар Вәкилләр пулатында 269-га 161 тавыш белән расланды.

Сенаттан үтү белән үк аны тиз арада президент Барак Обама да имзалады. Карар иң соңгы сәгатьләрдә гамәлгә керде.

Күзәтүчеләр әйтүенчә, әгәр ул сишәмбе көнне расланмаган булса, чәршәмбе көнне үк АКШ хөкүмәтенең тиешле түләүләрне башкарырга акчасы җитмичә Америкага техник дефолт куркыны яный иде. Хәзер исә хөкүмәт яңа бурычлар алып дефолттан котылып кала.

Бу карар хөкүмәтнең бурычлары киртәсен тагын 2,4 триллион долларга күтәрүне, алдагы ун елда чыгымнарны 2,1 триллион долларга киметүне күздә тота.

Май аенда дәүләт бурычлары 14,29 трилллион доллар киртәсен узган иде инде.

Карарны имзалау алдыннан Обама Ак Йортта журналистлар алдында чыгыш ясап, инде дәүләт бурычы киртәсен күтәрү турында килешүгә ирешелгәннән соң, Конгресс АКШ икътисадын аякка бастыру, аерым алганда, яңа эш урыннары булдыру һәм мәгарифкә инвестицияләр белән мәшгуль булырга тиеш диде.

Ул шулай ук эшмәкәрлек тармагын җанландыру өчен АКШның патент системын үзгәртеп корырга тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG