Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина премьеры Русия белән газ килешүләрен үзгәртергә чакыра


Украина премьер-министры Николай Азаров Русия, Беларус һәм Казакъстан таможня берлеген төзү Мәскәү белән Киев мөнәсәбәтләрен киеренкеләштерде дип исәпли.

Киевта Украина-Русия икътисадый форумында чыгыш ясап Азаров таможня берлеге илләре Украинаның кайбер таварларын үз базарларына кертүне чикли диде.

Шул ук вакытта Азаров Русия шулай итеп Украинаны әлеге берлеккә кертергә тырыша дип исәпләмәвен дә әйтте.

Украина премьер-министры Русия белән газ килешүләрен яңадан карарга чакырып, гадел булмаган бу килешүләр ике ил арасында дәвамлы хезмәттәшлеккә зыян китерергә мөмкин диде.
XS
SM
MD
LG