Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә армиянең оппозициягә каршы операциясе дәвам итә


Сүриянең Латакия шәһрендә ут ачудан күтәрелгән төтен.
Сүриянең Латакия шәһрендә ут ачудан күтәрелгән төтен.
Сүрия армиясенең илнең төрле төбәкләрендә оппозиция тарафдарларына каршы операциясе дәвам итә.

Латакия шәһәреннән килгән хәбәрләргә караганда, ял көннәрендә шәһәрнең Рамел бистәсенә көчле ут ачылган. Сүрия хокук яклаучылары белдерүенчә, кимендә 27 кеше үтерелгән.

Сүриянең дәүләт мәгълүмат чаралары исә атышлар вакытында иминлек көчләренең өч хезмәткәре үлгән, кырыклап хәрби яраланган дип хәбәр итә.

Бүген армия танклар ярдәмендә Һомс вилаятендәге берничә шәһәргә керде. Анда күп айлар инде хөкүмәткә каршы халык күтәрелешләре бара. Кешеләрне күпләп кулга алалар дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG