Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каһирәдә экс-президент Мөбәрәк эшен тикшергән мәхкәмә дәвам итте


Хөсни Мөбәрәк тарафдары аның портреты белән.
Хөсни Мөбәрәк тарафдары аның портреты белән.
Бүген Каһирәдә Мисырның элекке президенты Хөсни Мөбәрәк эшен караган мәхкәмә дәвам итте. Ул ел башында хөкүмәткә каршы халык күтәрелешләрен бастырганда күпләгән кешене үтерүдә гаепләнә. Әгәр мәхкәмә аны гаепле дип карар чыгарса, Мөбәрәккә үлем җәзасы яный.

Сәламәтлеге начар булганга 83 яшьлек Мөбәрәкне мәхкәмәгә хастханә ятагында китерделәр. Ул үзе йөри алмый.

Мәхкәмә бинасы янында мөбәрәк тарафдарлары манифестация үткәрде. Алар: “Мөбәрәк - Сәддам Хөсәен түгел” дигән шигарьләр кычкырдылар.

Быел февральдә оппозиция чараларын бастырганда 850-ләп манифестант үтерелде. Алты меңнән артык кеше яраланды. Халык күтәрелешләре Мөбәрәкне президентлыктан китәргә мәҗбүр итте.
XS
SM
MD
LG